Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ретро-кичә уздырдылар. Анда яшәүчеләр дә, учреждение хезмәткәрләре дә катнашты. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта алар үзизоляция режимы аркасында учреждениедә яшиләр.
Чарада һәркем катнашучы иде. Һәркем биеде, викторинада катнашты. Аз хәрәкәтләнүчеләр өчен утырып биюләр оештырылды. Биюләрдән соң, ретро-кичә кунаклары үзләренең яшьлекләрендәге яраткан җырларын башкардылар.
«Үзизоляция режимында булган кешеләрдә уңай кәеф саклау бик мөһим», – дип уртаклашты интернат-йорт психологы С.В. Исмәгыйлева.