Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төрле чаралар үткәрелә.
Әйтик, тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары республика президенты һәм муниципаль район башлыгы исеменнән котлау открыткалары алдылар инде. Шулай ук район исеменнән ветераннарга азык-төлек пакетлары тапшырылды.
Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан интернат-йортта «Безнең кадерле ветеран» дигән стенд һәм «Бөек Җиңү бәйрәме белән!» дигән почмак әзерләделәр. Көн саен учреждениедә сугыш еллары җырлары, сугыш турында китапларның аудиоязмалары яңгырый.
Үзизоляциядә социаль хезмәт алучылар белән бергә яшәүче хезмәткәрләр сугыш турында шигырьләр әзерләделәр, шулай ук сугыш еллары җырын җырладылар. Үз чыгышлары белән алар Инстаграмда уртаклаштылар.