2020 елның 6 маена республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 40 321 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 12 352 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,99 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 36 005 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 1 378 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,12 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 6 969 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 4 415 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 36 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.