ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

10 май көнне Алабуга психоневрология интернаты Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» патриотик акциясендә катнашты.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Җиңү көне бик тантаналы узды.

Үзизоляция чорында Питрәчнең «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар белән дистанцион технологияләр кулланып, эшләрен дәвам итәләр.

«Ветеран белән якшәмбе көне» социаль проекты кысаларында Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече һәм социаль хезмәткәр Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Григорьевич Гуськов янында булып кайттылар.

Дәрвишләр бистәсенең акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында махсус җайланмалар – коммуникаторлар кулланып, максатчан төркем балаларында коммуникатив күнекмәләр формалаштыру буенча актив эш алып барыла. 

COVID-19 пандемиясе белән бәйле хәл стационар формада хезмәт күрсәтүче барлык социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлегенең формасын үзгәртте. Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты да үзизоляция режимына күчте.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарга азык-төлек һәм дарулар китерү буенча кайнар линия эшли.

«Ветераннар безнең арада яши» акциясе кысаларында Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлеге вәкиле Альбина Вәлиева бөтен коллектив исеменнән «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына котлау открыткалары һәм азык-төлек пакетлары тапшырды. Җиңү көне уңаеннан тыл хезмәтчәннәренә бүләкләрне интернат-йорт директоры Елена Четырчинская да тапшырды.

27 нче апрельдән Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карантинда. 30 хезмәткәрнең 12се ай буе учреждениедә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән бергә яшәячәк.

Татарстанның барлык картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды. Алар учреждение территориясендә, барлык куркынычсызлык чараларын үтәп оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International