Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Җиңү көне бик тантаналы узды.
Иртәдән учреждение ветераннары, өлкәннәр, хезмәткәрләр беренче катта җыелдылар һәм фронт агитбригадасы – «Йөрәктән йөрәккә» акциясендә катнашучылар исеменнән котлаулар кабул иттеләр. Кунаклар интернат-йортта яшәүчеләрне сугыш еллары җырлары белән сөендерделәр.
Шуннан соң бергәләп «Үлемсез полк» акциясенә чыктылар. Ул учреждение эчендә үтте. Коридорлар буйлап элек интернат-йортта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары фотосурәтләрен алып бардылар.

Кичке җидедә интернат-йорт «Бер минут тынлык» бөтенроссия акциясендә катнашты, ә бераз соңрак – «Хәтер уты» акциясендә катнашты – хезмәткәрләр һәм өлкән яшьтәге кешеләр тәрәзәләр янына килделәр һәм сугышта һәлак булганнар истәлегенә фонарьлар кабыздылар.