«Асылташ» приютына хәйриячеләр ярдәм итә

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

COVID-19 пандемиясе белән бәйле хәл стационар формада хезмәт күрсәтүче барлык социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлегенең формасын үзгәртте. Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты да үзизоляция режимына күчте.

Яңа шартларда приютта тәрбияләнүчеләр һәм коллектив дусларының даими ярдәмен тоя. Аларга инде Яр Чаллы шәһәре буенча Тикшерү комитеты, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе (Чаллы шәһәре филиалы), «КАММИНЗ КАМА» ЯАҖ, «Булгарпиво» ҖЧҖ, «Дриада» ҖЧҖ, «Эверест» ҖЧҖ, «Арт-строй» ҖЧҖ, «Еврокерамика» кибете, «Автодилер» фирмасы хезмәткәрләре, «Крылатый» машина базары, «Цементный двор» СҮ, «Карьер-116» ҖЧҖ, ШЭ А.А. Минһаҗев, Бегиджон Мөхиб улы, Ләйсән Фоат кызы Камалова ярдәм күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International