Минзәлә комплекслы үзәге кайнар линиясенә 80нән артык шалтырату килеп иреште

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарга азык-төлек һәм дарулар китерү буенча кайнар линия эшли.

Кайнар линия операторлары минзәләлеләрдән шалтыратуларны көн саен кабул итә. 12 майга булган мәгълүматларга караганда, белгечләр 81 шалтырату кабул иткән. Азык-төлек, дарулар һәм беренче чиратта кирәк-яраклар китерүне гамәлгә ашыручы социаль хезмәткәрләр шәхси саклану чараларыннан файдаланалар.

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең кайнар линия телефоны: 8 (85555) 3-14-52.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International