27 нче апрельдән Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карантинда. 30 хезмәткәрнең 12се ай буе учреждениедә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән бергә яшәячәк.
Бу катлаулы вакытта өлкән яшьтәге кешеләргә һәм хезмәткәрләргә битараф булмаган кешеләр, бизнесменнар, район предприятиеләре һәм оешмалары ярдәмгә килә. Әйтик, интернат-йортка инде шәхси эшмәкәрләр А.М. Карпов, Г.С. Таһирова, Т.А. Черняева, Л.А. Арбузова, Г.Г. Гайнатуллина, Н.П. Панфилова, Л. Гулькова, Д.О. Сәетов, З.Р. Якупова, Ф.С. Курмаев, А. Даутов, шулай ук Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты ярдәм күрсәтте. Хәйриячеләр интернат-йортка яшелчә, җиләк-җимеш, тәм-томнар, ярмалар, он, шикәр, чәй, ит, юу һәм косметик чаралар тапшырдылар.
Интернат-йорт хезмәткәрләре күрсәткән ярдәмнәре өчен барысына да зур рәхмәт йөзеннән видеоролик төшерделәр һәм аны учреждениенең Инстаграмдагы битендә урнаштырдылар.
