Барлык картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда 9 Майны билгеләп үттеләр

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Татарстанның барлык картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды. Алар учреждение территориясендә, барлык куркынычсызлык чараларын үтәп оештырылды.

Мәсәлән, Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр территорияне һәм бинаны бәйрәм транспарантлары һәм плакатлар белән бизәделәр, бу көнне сугыш еллары җырлары яңгырады. Каһарманнарның портретларын импровизацияләнгән Җиңү аллеясына урнаштырдылар.

Бәйрәмчә бизәлгән территориядә хезмәткәрләр социаль хезмәт алучылар белән кечкенә парад оештырдылар, бергә фронт җырлары башкардылар, район мәдәният йортлары әзерләгән онлайн-концертлар карадылар, волонтерлар, башкарма комитет җитәкчеләре һәм социаль хезмәт алучыларның туганнарының онлайн-котлауларын карадылар.

Интернат-йортта ике тыл хезмәтчәне һәм ике сугыш ветеранының тол хатыннары яши. Аларга рәхмәт сүзләре һәм котлаулар җиткерелде.

Ә Минзәләдә «Җиңү бакчасы» акциясе кысаларында чыршы утырттылар. Агач утыртуда учреждение хезмәткәрләре һәм интернат-йортта яшәүчеләр катнашты. Аннан соң яшәүчеләр онлайн-концерт карадылар, аны «Старость в радость» хәйрия фонды уздырды.

Бәйрәм концертын Баулы интернат-йортында яшәүчеләр дә карады. Учреждениедә тыл хезмәтчәннәрен аерым хөрмәтләделәр. Аларга котлау открыткалары һәм азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

Спас картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре күчмә бәйрәм концерты оештырдылар. Концерттан соң сугышта һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тәтеш интернат-йортында тыл хезмәтчәннәре Вәсыйфә Санатулла кызы Мөшәрәпова һәм Елена Кузьминична Нагуськинаны Җиңү көне белән котладылар. Аларга открыткалар һәм бүләкләр тапшырылды.

Яңа Чүриле психоневрологик интернатында яшәүче тыл хезмәтчәне Елена Григорьевна Малыгинаны да изге бәйрәм белән котладылар.

Бу бәйрәм көнендә бер генә Бөек Ватан сугышы ветераны да игътибарсыз калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International