10 май көнне Алабуга психоневрология интернаты Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» патриотик акциясендә катнашты.
Интернат территориясендә хезмәткәрләр яшәүчеләр белән бергә Нуретдин Нәфыйк улы Рәхмәтуллин хөрмәтенә өянке утырттылар. Сәйфелхан Миңнебай кызы Миңнебаева һәм Гыйзетдин Габделхак улы Хаков истәлегенә алмагачлар утыртылды. «Безнең өчен һәр агач – тыныч күк йөзе бүләк иткән кешеләргә рәхмәт, мәхәббәт һәм хөрмәт символы», – дип уртаклашты акциядә катнашучылар.
