ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Алабуга психоневрологик интернатына шәһәр хакимияте хәйрия ярдәме күрсәтте. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә саклагыч костюмнар, битлекләр, шулай ук аларны тегү өчен материал тапшырылды.

Хәтта үзизоляция режимы гамәлдә булган чорда да Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бакча эшләре дәвам итә.

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социаль хезмәт алучыларның иминлеге һәрвакыт өстенлекле бурыч булды һәм булачак. Нәкъ менә шуңа күрә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда тәрбияләнүчеләр үзләрен кирәкле итеп тойсыннар өчен барысы да эшләнә.

«Күп балалы Россия» проекты кысаларында «Мәскәү шәһәренең күп балалы гаиләләре берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды белән берлектә «Әти көне» I Бөтенроссия онлайн-фестивале үткәрә.

«Коррупциягә каршы бергә!» темасына Халыкара коррупциягә каршы социаль реклама яшьләр конкурсын Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы оештыра.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Республика нәрсәдән башланып китте?» дигән чара узды.


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 13 маена республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 47 021 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 6 700 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 2,32 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Менделеевск шәһәрендә рәсми рәвештә теркәлгән 195 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 21 кешегә күбрәк.

Үзизоляция режимы гамәлдә булган вакытта республиканың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр ялларын элеккегечә кызыклы һәм файдалы итеп үткәрәләр. Кемдер спорт белән шөгыльләнүгә өстенлек бирә, кемдер бакчада эшли, чәчәкләр һәм яшелчә үстерә, ә кемдер хәтер һәм фикерләүне яхшырта.

Интернат хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр «Җиңү тәрәзәләре» һәм «Үлемсез полк» бөтенроссия патриотик акцияләренә кушылдылар, спорт уеннары, тематик рәсемнәр һәм фотографияләр күргәзмәсе оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International