Лениногорск районында «Ветеран белән якшәмбе көне» проектын тормышка ашыру дәвам итә

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

«Ветеран белән якшәмбе көне» социаль проекты кысаларында Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече һәм социаль хезмәткәр Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Григорьевич Гуськов янында булып кайттылар.

Җиңү юбилее уңаеннан ветеранга чәчәкләр, күчтәнәчләр һәм открытка тапшырдылар. Шулай ук Александр Григорьевичка балалар исеменнән видеокотлау да тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International