Дәрвишләр бистәсенең акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында махсус җайланмалар – коммуникаторлар кулланып, максатчан төркем балаларында коммуникатив күнекмәләр формалаштыру буенча актив эш алып барыла. Балалар йорты хезмәткәрләре үз эшләрендә GO TALK 4+ җиһазларын кулланалар. Сурәтләр сыйфатында пиктограммалар, PCS-символлар һәм башка төр сурәтләрне, шул исәптән бу этапта балага аңлаешлы сүзләр, рәсемнәр, фоторәсемнәр һәм схемалар кулланыла.
Һәр яңа вәзгыятькә яңа схема әзерләнә һәм тавыш языла. Баланың коммуникатив инициативасы сайлау ситуацияләрендә хуплана.
Җайланманың сүзлеге даими рәвештә яңа сүзләр белән тулылана, бу баланың коммуникатив мөмкинлекләрен арттыра.