Киңәшмәләр һәм дәресләр хәзер дистанцион рәвештә

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Үзизоляция чорында Питрәчнең «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар белән дистанцион технологияләр кулланып, эшләрен дәвам итәләр.

Социаль адаптациядә авырлыклар кичергән балигъ булмаганнар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класслар, мәгълүмати әңгәмәләр һәм викториналар, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктажлар, балигъ булмаганнарның үз-үзләрен тотышында тайпылышларны кисәтү буенча дәресләр һ.б. үткәрелә.

Ата-аналар да дистанцион чаралар белән колачланган. Алар белән шулай ук социаль контрактлар төзү мәсьәләләре буенча мәгълүмати әңгәмәләр, инструктажлар, консультацияләр үткәрелә.

«Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләр белән эш киңәшмәсе шулай ук дистанцион режимда узды. Белгечләргә махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында саклык чараларын үтәү кирәклеге турында искәрттеләр.

Киңәшмә эшендә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Р.Р. Сәхәбиева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International