Баулы интернат-йортында ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара узды

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Республика нәрсәдән башланып китте?» дигән чара узды.

Социаль эш буенча белгеч Р.З. Вагыйзова социаль хезмәтләр алучыларга республиканың барлыкка килү тарихы турында сөйләде, Татарстанның төп истәлекле урыннары һәм байлыклары турында презентация күрсәтте. Чара ахырында катнашучылар «Мин кем?» дигән уен уйнадылар.

Мондый чаралар, оештыручылар сүзләренчә, гражданлык активлыгы тәрбияли, туган республика турында белемнәрне ныгыта, кече ватанга мәхәббәт тәрбияли, милли гореф-гадәтләргә карата кызыксынуны үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International