Үзизоляция режимы гамәлдә булган вакытта республиканың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр ялларын элеккегечә кызыклы һәм файдалы итеп үткәрәләр. Кемдер спорт белән шөгыльләнүгә өстенлек бирә, кемдер бакчада эшли, чәчәкләр һәм яшелчә үстерә, ә кемдер хәтер һәм фикерләүне яхшырта.
Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр, мәсәлән, бик теләп кроссвордлар чишү белән шөгыльләнәләр. Бу күпләр өчен яраткан шөгыль булса да, бу эштә Ия Васильевнага тиңнәр юк. Ул бик теләп кроссвордлар һәм сканвордлар чишә, шуның аркасында олы яшьтә дә аек акыл һәм яхшы хәтер саклап калган.
Интернат-йорт белгечләре сүзләренә караганда, акыл өчен мондый зарядка хәтерне яхшыртуга ярдәм итә.