Мамадыш интернат-йортында хезмәт терапиясе

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Хәтта үзизоляция режимы гамәлдә булган чорда да Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бакча эшләре дәвам итә.

Хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар клумбалар казыдылар, чәчәкләр утырттылар, агачлар агарттылар, учреждение теплицасында помидор һәм борыч үсентеләре утырттылар. Интернат-йортта яшәүчеләр бакчада бик теләп эшлиләр: чәчәкләргә су сибәләр, чүп утыйлар.

Интернат-йортта яшәүчеләр өчен үзләренең файдалы һәм әһәмиятлелеген тою бик мөһим. Өстәвенә, хезмәт терапиясе гомуми халәтне, нерв системасының эшен яхшырта, тормыш тонусын арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International