Кама Аланы психоневрология интернатында бәйрәм чаралары

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Кама Аланы психоневрология интернатында тыл хезмәтчәне Мария Васильевна Головяшкина яши. 9 май көнне Кама Аланы башлыгы урынбасары, психоневрология интернаты директоры ветеранга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медале һәм Россия Президенты В.В. Путин һәм ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Шулай ук интернат хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр «Җиңү тәрәзәләре» һәм «Үлемсез полк» бөтенроссия патриотик акцияләренә кушылдылар, спорт уеннары, тематик рәсемнәр һәм фотографияләр күргәзмәсе оештырдылар.

Кич учреждениедә «Җиңү көне» җырын башкардылар, ә соңрак «Хәтер шәме» акциясенә кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International