«Күп балалы Россия» проекты кысаларында «Мәскәү шәһәренең күп балалы гаиләләре берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды белән берлектә «Әти көне» I Бөтенроссия онлайн-фестивале үткәрә.
Фестивальнең максаты – Россиянең күп балалы гаиләләре әтиләренең уңай образын формалаштыру, шулай ук күп балалы гаиләләрнең иҗади потенциалын үстерү.
Онлайн-фестиваль бурычлары:
- гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру,
- әтинең гаиләдә һәм җәмгыятьтә ролен арттыру,
- күп балалы гаиләнең иҗтимагый статусын күтәрү.
«Әти көне» фестивале кысаларында «Супер әти» һәм «Әти турында әкият» бөтенроссия конкурслары үткәрелә.
Фестивальдә катнашырга Татарстан Республикасының күп балалы гаиләләре чакырыла. Катнашу өчен, 2020 елның 12 июненнән дә соңга калмыйча, https://многодетныесемьи.рф/ сайтында гариза бирергә кирәк.
Конкурслар турында нигезләмә монда >>.