Хисап атнасында татарстанлыларга 2 653 вакантлы эш урыны тәкъдим ителде

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

2020 елның 13 маена республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 47 021 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 6 700 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 2,32 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 35 986 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 653 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,31 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 5 725 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 3 309 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 94 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International