«Коррупциягә каршы бергә!» темасына Халыкара коррупциягә каршы социаль реклама яшьләр конкурсын Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы оештыра.
Республикада гамәлгә ашырыла торган коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләренең берсе – җәмгыятьтә коррупциягә карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыру. Республика бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәләрдә үткәрелә торган чараларда актив катнаша. Мондый чаралар арасында – «Коррупциягә каршы бергә!» темасына Халыкара коррупциягә каршы социаль реклама яшьләр конкурсы, аны Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы оештыра.
Конкурста катнашу өчен 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла. Конкурс эшләрендә җәмгыять тормышының төрле өлкәләрендә коррупциягә каршы көрәшнең заманча дәүләт механизмнарын, шулай ук бу юнәлештә халыкара хезмәттәшлекнең ролен һәм әһәмиятен чагылдырырга кирәк.
Эшләр 2020 елның 1 маеннан 1 октябренә кадәр конкурсның рәсми сайтында (www.anticorruption.life) кабул ителә.
Конкурс кагыйдәләр монда >>.