Минзәлә интернат-йортында тәмле ашаталар да, чәч тә үрәләр

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социаль хезмәт алучыларның иминлеге һәрвакыт өстенлекле бурыч булды һәм булачак. Нәкъ менә шуңа күрә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда тәрбияләнүчеләр үзләрен кирәкле итеп тойсыннар өчен барысы да эшләнә.

Минзәлә интернат-йортының социаль хезмәт алучылары тәмле һәм туклыклы ашарга яраталар. Куе кызыл аш, тәмле кәтлитләр, кайнар күмәч – учреждениедә меню һәрвакыт төрләнеп тора. Интернат-йорт пешекчеләре Фәридә Гарипова һәм Тәнзилә Мәүлетова өлкәннәр өчен тәмле һәм файдалы ризыклар әзерлиләр. Ашханәдән чыгып киткәндә, әби-бабайлар хезмәткәрләргә аш-су өчен рәхмәт белдерәләр. «Бу мактау сүзләре – безнең өчен иң зур бүләк!», – дип горурлана пешекчеләр.

Үзизоляция чорында гадәти социаль-көнкүреш хезмәтләр күрсәтү дә башкача кебек. Әйтик, шәфкать туташы Венера Сәлмәнова чәч үрә белүен эштә уңышлы куллана. Аңа ярдәм сорап үз чәчләрен мөстәкыйль карый алмаган Дания апа мөрәҗәгать итте. Берничә минут эчендә прическа әзер дә булды, ул социаль хезмәт алучыга бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International