Алабуга психоневрологик интернатына шәһәр хакимияте хәйрия ярдәме күрсәтте. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә саклагыч костюмнар, битлекләр, шулай ук аларны тегү өчен материал тапшырылды. Үзизоляция чорында мондый ярдәм аеруча мөһим.
Билгеләп үтик, республикада татарстанлыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән барлык иҗтимагый инициативаларын «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте берләштерә.