ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2020 ел
җомга

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт дәвамында карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре өчен дәрес узды. Дәресне өлкән шәфкать туташы Валентина Егорова үткәрде.

Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Сәламәт кешеләр планетасы» дигән асфальтта рәсем конкурсында актив катнаштылар.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында спорт һәм сәламәтлек атналыгы дәвам итә.

21 апрельдән Татарстанда стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре вакытлыча үзизоляция режимына күчерелде. Яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатларында тиешле йөкләмәне республика президенты Р.Н. Миңнеханов бирде.

Татарстан Республикасында коронавирус пандемиясе чорында күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проект гамәлгә ашырыла. #МагнитЗабота хәйрия проекты кысаларында Түбән Кама муниципаль районының 4 балигъ булмаган баласы булган 245 гаилә азык-төлек ярдәме алачак.

13 май көнне Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы кысаларында, «Янгын куркынычсызлыгы һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән темага дәрес узды. 

Бүген Балык Бистәсе районының «Доверие – Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге төрле өлкәләрдә һәм эшчәнлек тармакларында һөнәри династияләрне хөрмәтләү буенча масштаблы акциягә кушылды. Татарстанлыларга гаилә традицияләренең мөһимлеге һәм кыйммәтләре турында искә төшерүгә юнәлдерелгән инициатива республика президенты Р.Н. Миңнехановтан килә.

Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова проектта катнашучы хатын-кызлар өчен «Аеклык ноктасы» клубының чираттагы утырышын үткәрде. Дистанцион чара «Бала сәламәтлеге олылар кулында» дип аталды. Аның максаты – балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу.

Үзизоляция чорында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен массакүләм чаралар үткәрелми. Өлкән кешеләрнең ялын төрлеләндерү өчен белгечләр төрле технологияләр кулланалар.

Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында «Мин әйтәм!» альтернатив коммуникацияләр буенча проектны тормышка ашыру дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International