13 май көнне Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы кысаларында, «Янгын куркынычсызлыгы һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән темага дәрес узды. Чараның максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең көндәлек тормышта куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү, янгын чыкканда үз-үзеңне тоту турында мәгълүмат бирү.
Социаль эш буенча белгеч Наталья Самаркина социаль хезмәтләр алучылар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм нормаларын катгый үтәү кирәклеге турында әңгәмә, шулай ук инструктаж үткәрде. Дәрестә катнашучылар янгын һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта эвакуация вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фильмнар карадылар. Шулай ук һәркемгә төзек булмаган һәм кулдан ясалган көнкүреш электр приборларын кулланмаска кирәклеге турында искәрттеләр.
Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар кешеләр күп була торган объектларда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлек белән таныштылар.
Чарада барлыгы тугыз социаль хезмәт алучы катнашты, яшәүче һәм хезмәт күрсәтүче персоналның 100% ы инструкция үтте.