Үзизоляция чорында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен массакүләм чаралар үткәрелми. Өлкән кешеләрнең ялын төрлеләндерү өчен белгечләр төрле технологияләр кулланалар.
Шушы көннәрдә интернат-йортта ике популяр технология – «Парковый ретрит» һәм «Сказкотерапия» технологияләрен берләштерергә булдылар. Әлеге технологияләрне берләштереп, интернат-йорт белгечләре өлкән кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга, табигать белән аралашу аша шәхесне гармонияләштерүгә ирешәләр.