Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Сәламәт кешеләр планетасы» дигән асфальтта рәсем конкурсында актив катнаштылар.
Үз эшләрендә балалар спортка, чыныгу, физкультура белән шөгыльләнүгә, сәламәт туклануга мөнәсәбәтләрен белдерделәр. Интернет-мессенджерлар аша приютта тәрбияләнүчеләр үз яшьтәшләрен һәм өлкәннәрне үз сәламәтлекләренә сакчыл карарга өндәделәр.
Профилактик чарада социаль приютта тәрбияләнүче 10 бала катнашты.