«Доверие – Ышаныч» комплекслы үзәгендә хезмәт династияләрен хөрмәтләделәр

2020 елның 15 мае, җомга

Бүген Балык Бистәсе районының «Доверие – Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге төрле өлкәләрдә һәм эшчәнлек тармакларында һөнәри династияләрне хөрмәтләү буенча масштаблы акциягә кушылды. Татарстанлыларга гаилә традицияләренең мөһимлеге һәм кыйммәтләре турында искә төшерүгә юнәлдерелгән инициатива республика президенты Р.Н. Миңнехановтан килә.

Гөлнара Нуриәхмәтова гаиләсендә ике кеше гомерен социаль өлкәгә багышлаган. Әнисе Миңнегөл Габделәхәт кызы Гарипова 14 елдан артык социаль хезмәткәр булып эшләгән. Гөлнара Наил кызы үзе – гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире, комплекслы үзәктә 2007 елдан бирле эшли.

Нурия Фәхри кызы Вәлишина 10 ел социаль хезмәткәр булып эшләгән. Аның юлын кызлары Лилия Зиннәтуллина һәм Фәридә Кәримуллина дәвам итә.

Социаль хезмәт ветераны Наҗия Шәйдулла кызының социаль хезмәткәрләр династиясен кызы Сәвия Вәлиева дәвам итә.

Комплекслы үзәк коллективы исеменнән директор Алсу Ризаева барлык тармак хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады, аларга чәчәкләр, истәлекле бүләкләр тапшырды һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International