Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында спорт һәм сәламәтлек атналыгы дәвам итә.
13 май иртәсе учреждениедә сустав гимнастикасы белән башланып китте, аны видеоконференция режимында, ZOOM платформасында Полина Анисимова уздырды. Физкультминутны оештыручы сүзләренә караганда, буыннар өчен күнегүләрнең төп принцибы – хәрәкәтләрне салмак кына, кеше өчен уңайлы режимда башкару. Өлкән кешеләр алып баручы артыннан күнегүләрне тырышып кабатладылар. Көннең икенче яртысында өстәл теннисы һәм бильярд буенча турнирлар узды.
Кичә учреждениедә шахмат-шашка турниры узды. Билгеле булганча, интеллектуаль уеннар хәтерне яхшыртырга, Альцгеймер авыруы барлыкка килү ихтималын киметергә ярдәм итә. Моннан тыш, актив акыл эшчәнлеге организмның картаюын әкренәйтә.