Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт дәвамында карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре өчен дәрес узды. Дәресне өлкән шәфкать туташы Валентина Егорова үткәрде.
Укыту мәгълүмати һәм практик өлештән торды. Башта аз мобильле кешене карау төрләре турында видеоролик күрсәтелде, ә аннан соң персоналга практикада төрле манипуляцияләрне ничек дөрес итеп үткәрергә кирәклеген күрсәттеләр.
Дәрес ахырында катнашучылар кабат аз мобильле һәм урын өстендә яткан пациентларны карау үзенчәлекләре турында видеофильм карадылар, аның турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, озак вакыт дәвамында карау системасы Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә кертелә.