Дәрвишләр интернат-йортында балалар АДК чаралары ярдәмендә аралашырга өйрәнүләрен дәвам итәләр

2020 елның 15 мае, җомга

Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында «Мин әйтәм!» альтернатив коммуникацияләр буенча проектны тормышка ашыру дәвам итә.

Максатчан төркемдәге Михаил көндәлек тормышта визуаль карточкаларны уңышлы куллана. Аларның төп максаты – балага үз теләкләрен, ихтыяҗларын, хис-тойгыларын аңлатырга мөмкинлек бирү. Мондый карточкалар шулай ук әйләнә-тирә балалар һәм өлкәннәр белән аралашу мөмкинлеге бирә. Сурәтләрне бала мөрәҗәгать иткән һәркем аңлый. Бу аралашуны уңышлы һәм нәтиҗәле итә, алга таба коммуникацияүсешен стимуллаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International