21 апрельдән Татарстанда стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре вакытлыча үзизоляция режимына күчерелде. Яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатларында тиешле йөкләмәне республика президенты Р.Н. Миңнеханов бирде.
Хәзерге вакытта республика территориясендә 44 стационар оешма карантинда – социаль приютлар, акылга зәгыйфь балалар өчен балалар интернат-йортлары, психоневрологик интернатлар, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен социаль адаптация урыннары эшли. Бу учреждениеләрдә барлыгы 5 027 кеше яши.
Үзизоляция режимы вакытында, ә ул 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк дип көтелә, социаль хезмәт алучылар белән бергә учреждениеләрдә хезмәткәрләр дә яши. Татарстанлыларга 1 001 хезмәткәр хезмәт күрсәтә. Стационар учреждениеләрдә яшәүчеләр өчен социаль ярдәмчеләр бу катлаулы вакытта бик кирәкле ярдәм күрсәтә. Хезмәткәрләргә тәүлек буе социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтеп кенә калмыйча, өлкән яшьтәге кешеләргә төрле яктан ярдәм итәргә дә туры килә.
Яңа эш режимына күчү алдыннан барлык учреждениеләрдә дә кирәкле әзерлек чаралары үткәрелде. Министрлык тарафыннан яшәүчеләрне дә, хезмәткәрләрне дә туклану белән тәэмин итү өчен кирәкле азык-төлек запасы оештырылды, сөт продукциясен, икмәк-күмәч әйберләрен контактсыз китерү мәсьәләләре хәл ителде. Әлеге учреждениеләр урнашкан муниципаль берәмлекләр башлыклары, шулай ук битараф булмаган барлык татарстанлылар да ярдәм күрстәтә. «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте кысаларында хәйриячеләр социаль хезмәтләр алучыларга һәм хезмәткәрләргә азык-төлек товарлары, шәхси саклану чаралары, көнкүреш химиясе һ.б. тапшыралар.
11 майда Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин санитар-эпидемиологик хәл һәм гражданнар һәм ил икътисадына ярдәм итү буенча яңа чаралар турында чыгыш ясаганда, бүген социаль учреждениеләр хезмәткәрләренә аеруча авыр булуын ассызыклады. Шуңа бәйле рәвештә, алар өчен өч айга – 15 апрельдән 15 июльгә кадәр махсус федераль акчалата ярдәм кертелә.
Шулай итеп, социаль учреждениеләрдә эшләүче табиблар өчен ике атналык смена өчен өстәмә ярдәм 40 мең сум тәшкил итәчәк. Коронавирус йоктырган авыруларга турыдан-туры ярдәм күрсәтсәләр – 60 мең сум.
Социаль һәм педагогик хезмәткәрләр, урта медицина персоналы өчен 25 мең сум күләмендә өстәмә түләү каралган, ә алар авырган кешеләр белән эшләсәләр – 35 мең сум. Кече персонал өчен өстәмә 15 һәм 20 мең сум, техник персонал өчен – 10 һәм 15 мең сум күләмендә өстәмә акчалата ярдәм каралган.