«Веста» үзәге район хакимиятенә күп балалы гаиләләргә азык-төлек пакетлары өләшергә ярдәм итә

2020 елның 15 мае, җомга

Татарстан Республикасында коронавирус пандемиясе чорында күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проект гамәлгә ашырыла. #МагнитЗабота хәйрия проекты кысаларында Түбән Кама муниципаль районының 4 балигъ булмаган баласы булган 245 гаилә азык-төлек ярдәме алачак.

COVID-19 пандемиясе белән бәйле хәл балалы гаиләләр өчен сынау булды. Хәзер аларны хәйрия азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итү аеруча актуаль. Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре, муниципаль район администрациясе ярдәме белән, әлеге азык-төлек пакетларын гаиләләргә таратырга булышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International