«Веста» психологы «Аеклык ноктасы» клубының чираттагы утырышын уздырды

2020 елның 15 мае, җомга

Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова проектта катнашучы хатын-кызлар өчен «Аеклык ноктасы» клубының чираттагы утырышын үткәрде. Дистанцион чара «Бала сәламәтлеге олылар кулында» дип аталды. Аның максаты – балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу.

Дәрес башында психолог катнашучылар белән «Ассоциатив рәт» методикасы ярдәмендә гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрнең онлайн-диагностикасын үткәрде. Барлык катнашучыларның да якын кешеләр белән бәйле шатлыклы, уңай образларны сайламавы ачыкланды, чөнки тикшерелүчеләрнең гаиләләрендә һәрвакыт тынычлык һәм үзара аңлашу хөкем сөрми. Бу, психолог фикеренчә, балаларның хәленә тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә, деструктив аралашу формаларын кисәтү максатыннан, психолог клубта катнашучыларга төрле күнегүләрен күрсәтте.

Дәреснең икенче өлеше «Тылсымлы урман» психологик уенына багышланган иде. Барлык катнашучылар да төрле биремнәр үтәделәр.

Йомгаклау өлешендә катнашучылар «Кәгазь кеше» биременең иң катлаулы булуын таныдылар. Ә менә «Тылсымлы урман» уены күпләрнең күңеленә хуш килде, чөнки көлү һәм юмор – теләсә нинди күңелсезлекләрдән иң яхшы чара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International