Министрлык балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтү буенча иң яхшы программага конкурс үткәрә

2020 елның 29 мае, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны һәм көч куллануны профилактикалау буенча социаль-тернәкләндерү эшен иң яхшы оештыруга социаль программалар конкурсы уздыра.

Конкурсның максаты – балаларга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтү һәм көчләү һәм рәхимсез караш корбаны булган балаларны тернәкләндерү өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне ачыклау һәм гомумиләштерү.

Конкурста Татарстан Республикасының дәүләт социаль хезмәт күрсәтү оешмалары катнаша ала: гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү территориаль үзәкләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар, акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортлар.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- Җаваплы ата-аналык формалаштыру, балаларга карата рәхимсез карашны алдан кисәтү;

- Социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнарның виктим үз-үзләрен тотышын профилактикалау;

- Рәхимсез мөгамәләдән зыян күргән балигъ булмаганнарны социаль тернәкләндерү.

Конкурста катнашу өчен социаль хезмәт күрсәтү оешмалары 2020 елның 1 октябреннән 16 октябренә кадәр форма буенча гариза җибәрергә тиешләр (Нигезләмәне карагыз).

Конкурска йомгак 2020 елның декабрендә ясалачак.

Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләр җыентыгы булдырылачак, ул «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» ДКУ сайтында инновацион технологияләр банкында урнаштырыла.

Конкурсны үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләрне 8 (843) 236-45-56 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International