Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «шуклык», «вандализм» һәм «явыз гамәл» төшенчәләрен өйрәнделәр. Аларга бу эштә педагоглар Энҗе Булатова һәм Ольга Петрова ярдәм итте.
Рольле уеннар ярдәмендә балалар шаянлыкны вандализм һәм явыз гамәлләрдән аерырга өйрәнделәр. Педагоглар белән бергә приютта тәрбияләнүчеләр массакүләм мәгълүмат чараларыннан алынган, вандалларның сугышчылар каберләреннән коймалар урлаулары турындагы хәбәрне анализладылар. Һәркем моны әдәпсез гамәл дип таныды һәм моның өчен административ яки җинаять җаваплылыгы каралуын белде.