«Яңгыр балалары» проектын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Марина Гатина учреждениенең Инстаграм аккаунтында «Аутизм «җыелмасы белән танышу» дигән видеодәрес үткәрде. Чараның максаты җыелмага кергән уеннар белән танышу иде.
Адаптацияләнгән «Аутизм» җыелмасы ишетү сәләтен яхшырту, киеренкелекне бетерү, кан әйләнешен торгызу һәм тактиль-сенсор күнекмәләрен үстерү өчен кулланыла», – дип хәбәр итте психолог. Видеоязманы барлыгы 73 кеше карады, алар арасында аутист балалар тәрбияләүче 6 гаилә дә бар иде.