Карантин вакытында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре үзләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерүләрен дәвам итәләр.
Учреждение «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Старость в радость» хәйрия фонды үткәргән видеоконференцияләрдә даими катнаша. Шушы көннәрдә интернат-йорт хезмәткәрләре «Социаль-көнкүреш хезмәтләрен үтәү технологияләре» дигән темага уку уздылар.