Казанда әти-әниләргә гаилә тәрбиясе мөһимлеге турында искә төшерделәр

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы социаль хезмәт алучылар белән «Үз өендә бәхетле булган кеше бәхетледер» темасына онлайн-консультация үткәрде.

Чараның максатлары: ата-аналарның игътибарын гаилә тәрбиясе әһәмиятенә җәлеп итү, ата-аналарга үз-үзләрен тотышларын анализларга ярдәм итү, бала тәрбияләүдә уңай моментларга, балага карата мәхәббәт формаларына игътибар юнәлтү.

Дистанцион чарада катнашкан ата-аналар белән гаилә әгъзалары арасында гармонияле мөнәсәбәтләрне ничек төзергә һәм сакларга кирәклеге, ни өчен ата-ана мәхәббәтен күрсәтергә кирәклеге, шулай ук ата-аналарның балага тәрбия йогынтысының уңай һәм тискәре яклары, балалар һәм ата-ана арасындагы мөнәсәбәтләренең эмоциональ өлеше әһәмияте турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International