Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Булачак һөнәр эзләгәндә» дигән һөнәри юнәлеш бирүче уенда катнашты. Чараны педагоглар Ләйсән Сөләйманова һәм Мария Тазова әзерләделәр һәм үткәрделәр.
Бөтендөнья тәмәкесез көн – ел саен 31 майда үткәрелә торган тәмәке тартуга каршы көрәш буенча халыкара акция. Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да профилактик акциягә кушылды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» региональ проектын тормышка ашыру кысаларында «сәламәтлек сукмагында» даими рәвештә дәресләр үткәрелә.
Бүгенге көндә кеше күп вакытын утырып үткәрә. Бу бигрәк тә көне буе компьютер артында утырырга мәҗбүр булган офис хезмәткәрләренә кагыла. Шул ук вакытта аз хәрәкәтчән яшәү рәвеше сәламәтлек торышында тискәре чагылыш таба.
Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тормыш иминлеге нигезләре дәресендә «Терроризм. Яманлыкны ничек танырга?» дигән темага фикер алыштылар.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында «Смак» ҖЧҖ үз хезмәткәре Ирина Токмашеваны укыту буенча чараларны гамәлгә ашыру өчен төбәк һәм федераль бюджетларыннан субсидия алды.
Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы медиа киңлектә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан туры эфир үткәрде.
Май аенда Арча районы «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Роза Хисамова «Әти белән бергә булганда» дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы оештырды.
Минзәләдә өлкәннәргә ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия эшен дәвам итә. Аның телефон номеры: 8 (85555) 3-14-52. 28 майга операторлар инде 109 шалтырату кабул иткән.
«Садко» ҖЧҖ «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында оешма хезмәткәрен укыту буенча чараларны тормышка ашыруга субсидия бирелде.