Баулы интернат-йортында яшәүчеләр хат аша оныклары белән аралашуын дәвам итәләр

2020 елның 29 мае, җомга

Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Хат язышу буенча оныклар» акциясен тормышка ашыру дәвам итә. Аның максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш белән кызыксынуларын арттыру, буыннар арасында ныклы элемтәләрне җайга салу.

Социаль хезмәт алучылар хатларны бик теләп укыйлар һәм аларны бик көтәләр. Һәр өлкән яшьтәге кешегә үзен кирәкле һәм яраткан итеп хис итәсе, аралашасы, шатлыклары һәм проблемалары белән уртаклашасы, ярдәм тоясы, башкаларга киңәшләр бирәсе килә.

Шушы көннәрдә Алсу Зарипова чираттагы хат алды. Интернат-йортта яшәүче әбине яхшы яңалыклар һәм тәмле сыйлар белән волонтер Роза Фәйзрахманова шатландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International