«Балалар уйный торган театр» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Кыйналган кыйналмаганны алып бара» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрделәр. Бу чарада 7-12 яшьлек мөмкинлекләре чикле балалар катнашты. Дәреснең максаты – коммуникатив мөмкинлекне, иҗади сәләтләрне үстерү һәм уңай аралашу күнекмәләрен формалаштыру.
Чара барышында балалар әкият дөньясына чумдылар, рәссам Николай Устиновның «Кыйналган кыйналмаганны алып бара» әкиятенә виртуаль иллюстрацияләр галереясы тамашачылары булдылар. Аннан соң балалар белән рәсем, фантазия, фикерләү, хәтер, күзәтүчәнлек, сөйләм сәнгатен үстерүгә һәм иҗади мөмкинлекләрне ачуга юнәлдерелгән сәхнәләштерелгән уен үткәрелде. Балалар геройларның характерларын, тышкы кыяфәтен, аларның гамәлләрен чагыштырырга өйрәнделәр, геройларның һәркайсына карата үз карашларын белдерделәр.
Дәреснең бер өлеше театр-уен күнекмәләрен камилләштерүгә, балаларның сүзлек запасын тулыландыру һәм активлаштыруга, аралашу күнекмәләрен арттыруга юнәлдерелгән «Ватык телефон» уены иде.
Әлеге чара сәхнәләштерелгән уен ярдәмендә балаларның шәхси үсешенә ярдәм итте.
.jpg)