Соңгы мәгълүматларга караганда, Менделеевскида рәсми рәвештә теркәлгән 289 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 15 кешегә күбрәк.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр видеоконференциядә катнаштылар. Аны «Старость в радость» хәйрия фонды оештырды.
Бүген Яшел Үзән районында яшәүче Гайшә апа 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әлеге күркәм бәйрәм белән аны Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары, Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы, социаль яклау бүлеге һәм мәдәният идарәсе мөдирләре котладылар.
«2014-2020 елларга Татарстан Республикасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау эшчәнлеген оештыру» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Ата-аналар өчен белем бирү» циклыннан дәресләр һәм балигъ булмаган балалар өчен төркемле дәресләре үткәрделәр. Чаралар дистанцион режимда узды.
Теорияне белү яхшы, әмма практика гына үзеңне теге яки бу һөнәр атмосферасында тою мөмкинлеге бирә. Нәкъ менә шуңа күрә Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләр төрле һөнәрләрне практикада үзләштерәләр.
Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар белән дистанцион эш алып баралар.
2020 ел Россиядә Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Татарстанда «Ветеран белән якшәмбе көне» социаль проекты тормышка ашырыла.
2 июнь көнне Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча чираттагы инструктаж үткәрелде.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында саф һавада спорт-сәламәтләндерү чарасы узды.
Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән балалар арасында юл травматизмын кисәтү буенча эш алып баралар. Бу максатларда онлайн-консультацияләр оештырыла, «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» дигән мәгълүмати материаллар һәм тематик буклетлар таратыла.