Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
Татарстан Республикасында инвалидларны реабилитацияләү үзәкләре, сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең социаль-тернәкләндерү бүлекләре һәм социаль хезмәт күрсәтүләрне тәэмин итүчеләр реестрына кертелгән дәүләтнеке булмаган социаль хезмәт күрсәтүләрне тәэмин итүчеләр яңадан эшли башлый.
ТАССРның 100 еллыгы һәм Баулы муниципаль районының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт хезмәткәрләре «Күпмилләтле Татарстан» стенды әзерләделәр һәм булдырдылар. Бу социаль хезмәт алучыларның безнең күпмилләтле республикабыз турында белемнәрен тирәнәйтү максаты белән эшләнде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Рульне тот, педальләр әйләндер, уңышка иреш» дигән чара узды.
Җәйге каникуллар – балалар өчен һәрвакыт көтеп алынган бәйрәм. 1 июнь көнне Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балалар өчен чын бәйрәм булып узды.
Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында җәйне түземсезлек белән көтәләр, чөнки бу ел фасылы витаминнарга бай җиләк-җимеш һәм файдалы үләннәр бүләк итә.
3 июнь көнне Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе» технологиясен тормышка ашыру кысаларында чираттагы дәрес узды. «Социаль хезмәтләрне башкару технологиясе. Подгузник алыштыру» дигән темага чарада сиделкалар катнашты.
Кичә, 3 июнь көнне, Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар рәсем сәнгате буенча мастер-класста катнаштылар.
2020 елның 3 июненә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 59 493 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 3 707 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 2,93 % тәшкил итә.