Дәрвишләр интернат-йортында тәрбияләнүчеләр һөнәрләр белән танышалар

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Теорияне белү яхшы, әмма практика гына үзеңне теге яки бу һөнәр атмосферасында тою мөмкинлеге бирә. Нәкъ менә шуңа күрә Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләр төрле һөнәрләрне практикада үзләштерәләр.

Һәр бала күңеленә хуш килгән юнәлешне сайлый һәм теге яки бу һөнәр белән якынрак таныша. Шәфкать туташы, сатучы, чәчтараш, банкир, балта остасы, скульптор, психолог – тәрбияләнүчеләрнең сайлау мөмкинлеге зур. Интернат-йорт белгечләре балаларның кызыксынуларын хупларга һәм аларга бу зур һәм кызыклы дөньяны танып белергә ярдәм итәргә кирәк дип ышаналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International