Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар белән дистанцион эш алып баралар.
«Ата-аналар өчен хокукый белем бирү» циклы кысаларында социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаган балаларның ата-аналары белән «Баланы үз гамәлләре өчен җаваплы булырга ничек өйрәтергә?» дигән шәхси консультация үткәрелде. Консультация барышында балаларның үз-үзләрен тотышына кагылышлы проблемалар турында фикер алыштылар. Казанның Киров районы буенча бүлек белгечләре ата-аналарга әлеге мәсьәләнең бала характерын, аның карашларын һәм фикерләрен формалаштыру өчен әһәмияте турында сөйләделәр.