Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балалар өчен профилактик дәрес узды

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән балалар арасында юл травматизмын кисәтү буенча эш алып баралар. Бу максатларда онлайн-консультацияләр оештырыла, «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» дигән мәгълүмати материаллар һәм тематик буклетлар таратыла.

Шушы көннәрдә Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы «Безнең дустыбыз – светофор» дип исемләнгән тематик дәрес үткәрде. Видеоэлемтә режимында узган дәрес барышында балалар урамда баланың нинди потенциаль куркынычлар белән очрашуы турында фикер алыштылар, куркынычсызлыкның төп кагыйдәләрен кабатладылар. Шулай ук балалар бик теләп «Урамда куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән онлайн-викторинада да катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International