«Өлкән буын» проекты интернат-йортларда яшәүчеләрнең иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр видеоконференциядә катнаштылар. Аны «Старость в радость» хәйрия фонды оештырды.

Дәрес чүпрәк курчак ясау буенча мастер-класс рәвешендә узды. Декоратив-гамәли иҗат буенча халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты, халык иҗаты бүлегенең әйдәп баручы методисты Д.Ю. Гулбагамаева җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар бик матур курчаклар ясадылар. Аларның үзенчәлеге – курчакларны ясаганда энәләр кулланылмый.

Иҗади мастер-класс нәтиҗәсендә һәркем искиткеч уенчыклар ясады. Кечкенә курчаклар һәр йортка җылылык һәм яхшы кәеф алып киләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International