«2014-2020 елларга Татарстан Республикасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау эшчәнлеген оештыру» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Ата-аналар өчен белем бирү» циклыннан дәресләр һәм балигъ булмаган балалар өчен төркемле дәресләре үткәрделәр. Чаралар дистанцион режимда узды.
Мәскәү районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары һәм белгечләре ата-аналар белән «Бала хокуклары», «Шәхес формалаштыруның психологик үзенчәлекләре» дигән шәхси дәресләр уздырдылар. Алар балаларны тәрбияләүдә көчләү алымнарыннан саклауга, ата-аналарда балаларның шәхси үсешенә җаваплы караш формалаштыруга, партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыруга һәм балалар һәм ата-аналар арасында эмоциональ бәйләнешне үстерүгә юнәлдерелгән.
Социаль хезмәт алучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар белән «Минем төп хокукым», «Кеше кагыйдәләр дөньясында» циклыннан «Синең хокукларың» дип аталган төркемле дәресләр үткәрелде. Психолог белән бергә балалар яшьтәшләр төркемендә мөнәсәбәтләрне яхшыртуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән «Малай турында нәсихәт» турында фикер алыштылар. Дәресләр мастер-класс белән тәмамланды.
.jpg)