Яшел Үзән районында ТАССР яшьтәшен юбилее белән котладылар

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Бүген Яшел Үзән районында яшәүче Гайшә апа 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әлеге күркәм бәйрәм белән аны Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары, Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы, социаль яклау бүлеге һәм мәдәният идарәсе мөдирләре котладылар.

Гайшә апа 1920 елның 3 июнендә Нурлат районының (Яшел Үзән районы) Олы Ачасыр авылында туа. Әтисе балта остасы була, ә әнисе колхоз бригадасында эшли. Гайшә апа үзе 4 ел авыл мәктәбендә укый, аннан соң авыл мулласында өйдә белем ала. Башта ул гарәп телендә, аннары латинча укый. Хәзерге вакытта Гайшә апа гарәп һәм латин телләрендә укый һәм яза белә.

Сугыш елларында Гайшә апа Мари урманнарын кисүдә катнаша. 1942 елның язында туган авылына кайта һәм 10 ел бригадир булып эшли. Төннәрен ул йон оекбашлар бәйли һәм аларны фронтка җибәрә. Бу хезмәтләре өчен Гайшә апа төрле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнгән. Сугыштан соң ул колхозда эшли.

Кияүгә Гайшә апа 1940 елда чыга, әмма бер елдан соң ире сугышка китә һәм аннан әйләнеп кайта алмый. 1964 елда ул икенче тапкыр кияүгә чыга, 4 ятим балага әни була. Икенче ире 10 елдан соң вафат була, балаларны Гайшә апа ялгызы тәрбияли.

Бүгенге көндә Гайшә апа авылдашлары өчен намуслылык, киң күңеллелек үрнәге булып тора, күпләр аңа киңәш сорап килә. Әбигә һәрвакыт күршеләре Юныс һәм Зөлхәбирә Әхмәтовлар булышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International